Каталог каналов Новое Каналы в закладках Мои каналы Поиск постов Рекламные посты
Инструменты
Мониторинг Новое Детальная статистика Анализ аудитории Telegraph-статьи Бот аналитики
Полезная информация
Инструкция Telemetr Документация к API Чат Telemetr
Полезные сервисы
Защита от накрутки Создать своего бота Продать/Купить канал Монетизация

Прикрепить Телеграм-аккаунт Прикрепить Телеграм-аккаунт

Телеграм канал «Timergali hazrat»

Timergali hazrat
807
405
80
72
25.8K
Вәгазьләр, насыйхәтләр, хәдисләр
Подписчики
Всего
2 733
Сегодня
0
Просмотров на пост
Всего
1 107
ER
Общий
34.65%
Суточный
20%
Динамика публикаций
Telemetr - сервис глубокой аналитики
телеграм-каналов
Получите подробную информацию о каждом канале
Отберите самые эффективные каналы для
рекламных размещений, по приросту подписчиков,
ER, количеству просмотров на пост и другим метрикам
Анализируйте рекламные посты
и креативы
Узнайте какие посты лучше сработали,
а какие хуже, даже если их давно удалили
Оценивайте эффективность тематики и контента
Узнайте, какую тематику лучше не рекламировать
на канале, а какая зайдет на ура
Попробовать бесплатно
Показано 7 из 807 постов
Смотреть все посты
Пост от 06.10.2025 10:48
391
0
0
✨ Посланник Аллаха (да благословит его Аллах и приветствует) сказал: «Кого радуют его хорошие деяния и расстраивают плохие, тот верующий». ☝ ✨ Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: "Әгәр берәүне яхшы гамәлләре шатландырып, начар эшләре борчуга салса, ул – мөэмин", – дигән. ☝ Хәерле эш атналары сезгә! https://t.me/timhazrat
29
👍 2
Пост от 05.10.2025 09:27
589
0
3
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның Укытучылар көне уңаеннан мөрәҗәгате Шәех Әйман Рөшди Сүвәйд болай дигән: من نحن لولا مشايِخُنا ؟ من نحن لولا أساتذتُنا ? فإن اللّٰه يُوفِّقُنا بدعواتِهم وبرضاهم عنَّا “Шәехләребездән башка без кем? Мөгаллимнәрдән башка без кем? Хакыйкатьтә, Аллаһы Тәгалә, укытучыларыбызның ихлас догалары сәбәпле һәм бездән разый булсалар гына, безгә бәрәкәт-уңышлар һәм Үзенең ярдәмен бирә”. Бәхәссез, дөньяда һәрнәрсәнең үсешендә укытучылар төп роль уйный: динебезнең, җәмгыятьнең һәм илнең чәчәк атуы алардан тора, чөнки алар киләчәкне төзүче яңа буыннарны тәрбияли. Ә иң мөһиме – остазлар безгә Ахирәттә котылу юлларын күрсәтә. Коръәндә болай әйтелә: يَرْفَعِ اللَّهُ الَّذِينَ آمَنُوا مِنكُمْ وَالَّذِينَ أُوتُوا الْعِلْمَ دَرَجَاتٍ “Аллаһ арагыздан иман китергәннәрне һәм гыйлем бирелгән кешеләрне дәрәҗә ягыннан күтәрер” (58:11). Мөхтәрәм остазлар! Күрәсез: Раббыбыз сезне гыйлем ияләре буларак бөекләде. Аллаһы Тәгалә намуслы хезмәтегез өчен сезгә әҗер-савапларын бирсен! Тулы текст
Изображение
29
👍 3
Пост от 02.10.2025 22:58
967
0
3
✨ Расүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: “Белегез: кеше тәнендә бер кечкенә ит кисәге бар, әгәр ул таза булса – бөтен тән таза-сау булыр, әгәр дә ул чирле булса – бөтен тән чирле булыр. Хактыр ки, бу – йөрәктер” (Имам Бохари). Җомга көне мөбарәк булсын! https://t.me/timhazrat
Изображение
48
👍 7
Пост от 02.10.2025 10:00
1 065
0
14
КЕМНӘР УЛ ФӘРЕШТӘЛӘР? ❕Фәрештәләр хакында 🔟 факт: 1⃣ Фәрештәләр кешегә хәтле яралтылган затлар. 2⃣ Фәрештәләр нурдан яралтылган. 3⃣ Фәрештәләр сыналыр өчен түгел, фәкать буйсыну өчен яралтылган. 4⃣ Фәрештәләрнең яшәү урыны күктә, кайбер вакытларда, Аллаһ әмере буенча җиргә төшәләр. 5⃣ Фәрештәләр тышкы кыяфәтләре буенча төрле. 6⃣ Фәрештәләрнең канатлары бар (пәйгамбәрләргә вәхи китерүче Җәбраил фәрештәнең 600 канаты бар). 7⃣ Фәрештәләр ирләргә һәм хатыннарга бүленми, алар җенессез затлар. 8⃣ Кайбер вакытларда, Аллаһ әмере буенча, фәрештәләр кеше кыяфәтенә керә ала. 9⃣ Кеше мохтаҗ булган нәрсәләргә фәрештәләр мохтаҗ түгел. 🔟 Фәрештәләргә үлем хас. https://t.me/timhazrat
44
👍 2
Пост от 01.10.2025 14:15
988
0
1
Бу атнада Галиев мәчетендә җомга намазына көтеп калабыз сезне! #җомга
Изображение
👍 14
7
Пост от 01.10.2025 10:32
943
0
6
Мөфти Камил хәзрәтнең Өлкәннәр көне уңаеннан мөрәҗәгате Хөрмәтле ветераннар, өлкән буын затлары, әбиләр һәм бабайлар, аксакаллар һәм абыстайлар! Кадерле дин кардәшләр! Бүген илебездә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Ул - безгә тормыш бүләк иткән һәм безнең иминлек өчен күп хезмәтләр куйган, ә хәзерге вакытта гаиләләребездә гореф-гадәтләрне саклаучы һәм үзенең зирәклеген һәм тормыш тәҗрибәсен бүләк итүче олы яшьтәге буынга хөрмәт һәм игелекле мөнәсәбәткә чакыра торган дата. Мөселман җәмәгате гомер буена өлкәннәргә карата ихтирам күрсәтүе белән аерылып торган. Сөекле Пәйгамбәребезнең ﷺ сөннәтендә олы буын вәкилләренә мәрхәмәтле булу һәм аларны кайгырту Исламның төп әдәпләренең берсе булуы, ә картларга – ата-анага һәм туганнарга хөрмәт күрсәткән кешегә Аллаһының рәхмәтләре булачагы турында күп мисаллар һәм нәсихәтләр бар. Коръәндә исә Аллаһ безгә боера: وَقَضَى رَبُّكَ أَلَّا تَعْبُدُوا إِلَّا إِيَّاهُ وَبِالْوَالِدَيْنِ إِحْسَانًا إِمَّا يَبْلُغَنَّ عِندَكَ الْكِبَرَ أَحَدُهُمَا أَوْ كِلَاهُمَا فَلَا تَقُل لَّهُمَا أُفٍّ وَلَا تَنْهَرْهُمَا وَقُل لَّهُمَا قَوْلًا كَرِيمًا “Раббың сезгә Үзеннән башкаларга табынмаска, ата-анага игелек (кылырга) әмер итте. Аларның икесеннән берсе яки икесе дә синең яныңда картлыкка ирешсә, аларга (канәгатьсезлек күрсәтеп) “Уф!” – дип тә әйтмә. Аларга кычкырма, күркәм сүз әйт” (“Әл-Исра” сүрәсе, 23 аять). Башкача әйткәндә, Аллаһыга табынудан соң, мөселманның икенче бурычы булып ата-анага миһербанлык күрсәтү тора. Раббыбыз безгә үз әти-әниләребез өчен игелекле бала булырга һәм аларның шатлык тулы йөзләрен күрергә насыйп әйләсен, алар алдындагы түләп бетергесез бурычыбызны кайтарырга мөмкинлек бирсен. Ата-аналарыбызның догасыннан мәхрүм калудан сакласын! Бер хәсән хәдистә болай диелә: عن أَبي صَفوان عبد اللَّه بنِ بُسْرٍ الأسلمي -رضي اللَّه عنه-، قَالَ: قَالَ رَسُول اللَّه ﷺ: ﴿خَيرُ النَّاسِ مَنْ طَالَ عُمُرهُ، وَحَسُنَ عَمَلُهُ﴾ رواه الترمذي، وَقالَ: ﴿حديث حسن﴾ “Кешеләр арасында иң яхшысы шул, кем, озын гомер яшәп, яхшы гамәлләр кылган” (Тирмизи, 2329). Шуңа күрә мин чын күңелдән барлык аксакалларга һәм абыстайларга, әби-бабайларга, ата-аналарга шуны телим: Аллаһ аларның хәерле гамәлләрен кабул итсен һәм алар өчен Үзенең рәхмәтләре һәм әҗеп-саваплары белән бүләкләсен. Нык сәламәтлек сезгә, иминлек, якыннарыгызның җылысына төренеп яшәгез!
👍 17
16
Пост от 30.09.2025 10:04
1 194
0
38
Намаз фазыйләтләре (өстенлекләре): ✔ Намаз укыган кешенең башка гамәлләре дә төзек булыр; ✔ Намаз –  Аллаһы  Тәгаләнең  ризалыгы,  Раббыбыз  әмер иткән гамәл; ✔ Намаз– пәйгамбәрләр сөннәте; ✔ Намаз – фәрештәләрнең яраткан гыйбадәте; ✔ Намаз – иманның асылы; ✔ Намаз– шайтанның яратмаган нәрсәсе; ✔ Намаз – Кыямәт көнендә үз иясенә шәфәгать кылыр (аны яклар); ✔ Намаз – үлем фәрештәсе җан алырга килгәч, шәфкатьлелек кылыр, шул кеше җиңел генә җан бирер; ✔ Намаз – Кыямәт көненә кадәр иясенең каберен яктыртып торыр; ✔ Намаз – Кыямәт көнендә баш өстенә күләгә, тәнгә кием булыр; ✔ Намаз– Җәһәннәм утыннан пәрдә булыр. ✔ Намаз – Җәннәткә керер өчен Аллаһы Тәгалә каршында дәлил булыр.    📚 "Ислам дине нигезләре" китабыннан. https://t.me/timhazrat
49
🔥 5
Смотреть все посты